Рехметләребез 2011 елдагы хезмәтләрегез өчен.

 

 

   Авылыбыз һәм авылдашларның тормышы турында кайгыртып яшәүчеләр күп булмасада, алайда, кайсы  авылдашлар  үзләренең ярдәмен күрсәтә торалар. Рәхмәтлеләр исеменнән аларның хезмәтләренә бәя биреп, исем фамилияларын күрсәтәсе килә. Уйлавым буенча, бу 2011 елны да шулай күрсәтелер. Тик үкенеч, бар эшләрегез дә миңа билгеле түгел. Әгәр берәр авылдашның ярдәме булды икән безнең өчен, язып җибәрегез миңа, рәхмәт әйтеп, язып калдырыйк иде тарихыбызга.

 

№1.Үткән елны авылның чисталыгы турында аз гына язылмады. Уйлавым буенча, файдасы бераз булды.

 Соңлап кына булсада, шуны да язасы килә: үткән елны мәчетебезнең клуб ягындагы участок Соберов Атаулла абый һәм малайлары тарафыннан Ураза бәйрәме алныннан матур сыйфатка китерелеп калды. Ул гына да тугел, үз акчаларына тимер сетка тыгырык ягына тартканнар. Хәзер ул тирэ-як матур куренештә тора. Чиста булып торырмы берни әйтеп булмый, бу участокны бизәгән өчен -рәхмәтебез.

 

 

№2.  Бу елны  “карлы ел” дип әйтәбез. Мәскәүчеләр, бигрәк яшьләр, январь аенда авылда ян тартып кайттылар. Күбесе машиналарда төшкәннәр  иде. Авылдагы карның күплеген сөйләп бетерәлмиләр. Бик охшаган авыл юллары үзләренә. Юллар колхоз” җитәкчеләре тырышлыгыннан чын күңелдән хезмәт куеп арчытылган. Аларга рехмет әйтәбез.
 Дөрес, юллар кирәк Мәскәүчеләр өчен генә түгел, ә тагын да: скорая, пожарная, газ службалары тиз вакытта ярдәм күрсәтә алсын өчен дә.

 

 

№3.  4 январда авыл мәктәбе спортзалында төрле авыллардан килгән укучылар арасында авылыбызның атаклы көрәшүчесе Мусин Жалял(Борец Жалял)( 1899-1974) истәлегенә көрәш ярышлары уздырылган. Аның спонсоры Арифуллин Фаил Харис улы. Бу вакыйга да авылыбызның исемен югарыга күтәрә. Тик үкенеч, соревнование батырларының исемнәре миңа таныш булмаганлыктан исемнәре  шунда язылмый.( Кем белә, язып җибәрегез миңа, пожалуйста).

 

 

№4.  Бу ак дөньяда матур яшәргә тырышсакта, киләчәк дөньяны онытып куярга ярамый. Каберләр осте турында, кабер казучыларыбыз турында бераз язылган иде, ә хәзер язам тагын шул тема буенча.
  Хасянов Рушан Мясум улы мәетләребезне җиңел, уңайлы  юындыру максатыннан чыгып, үз кулы белән эшләгән “ мәетне юындыру тактасын”эшләп җибәрде авылга. Аны Бедретдинов Шамиль Якуб улы үз машинасында җиткерде мәчеткә. Икесенә дә зур рәхмәт.

Хәзер Хасянов Рушан яңа чыныза эшләү белән мөшакатьленә. Соңгы елларда, хәзерге чыназабыз бик авыр булганлыктан, кайбер яшьләр чыназаның читеннәндә тотмыйлар.

Ә мәетне кул өстендә зиратларга кадәр менгерү традициясы авылыбызда югала бара. Үкенеч.

 

 

№5. Мәчетебезнең түрендә, Сафиуллин Рифат Сейфелмлюк улы исесеннән эшләнгән МИНБАР куелган. Бу да кирәкле хезмәт. Рәхмәтебез аңа.

 

 

№6.  Авылдашыңа ярдәмле булу темасы турында бу сайтта күп язылды бит инде.

Хәзерге авыр тормыш көнендә, бигрәк картлар өчен, яныңда  ЯХШЫ КҮРЕШ  булуы-зур бәхет. Тик хәзерге вакытта шулаймы соң?  Онытырга ярамый-без барыбызда бер каннан.

Кайчан иштәсен, что берәр авылдаш яхшы файдалы эш эшләгәнен, күңелгә җылы булып китә.

Яхшы хәбәр тиз сибелә авылдашлар арасында. Мәскәүгә дә килеп җитә.

Шуннан чыгып, берничә сүз ЯХШЫ КҮРЕШЛӘР турында.

Озак түгел Шикаев Рашид вафат булды. Яхшы егет иде. Җәннәттә урны булсын.Амин. Аларның күрешләрен Хисямова Зөһрә апа һәм аның кызы Зифа апаны күпләребез белә. Рәшид вафат булганнан соң, Зифа апа 50 мең сум акча биргән ярдәм итеп. Озак та түгел, Рауза апа Ахметҗанова вафат булды. Җәннәттә урны булсын.Амин., Зифа апа  бу күрешләренә дә 60 мең акча ярдәм итеп биргән. Бу йомарт адәмнәргә үз исемемнән дә рәхмәт әйтәм. Сез үзегезне Ходайның җәннәтенә якынайтыгыз диеп уйлыйм. Җәннәткә беренче булып юмартлар керерләр диеп язылган.

Беләм, сезнең шул ярдәмегез генә түгелдер.
Шул ук гаиләдә Ивашкин Илдар да һәрвакыт авыл ярдәменә акча бирә, һәр ел авылда футбол соревнованиелары үз акчаларына үткәрәләр. Үткән елны, архивтан документлар алырга 5 мең сум акча  бирде.

Зифа апа кебек ярдәмлеләр тагын булган диеп әйттеләр. Берсен язып, берсен язмау- ул дөрес түгел. Шуннан чыгып әйтәм дә бит инде, белгәннәрегезне язып җибәрегез диеп.

 

 

 

№7.

 

Чыназалар.

 

Чыназа...Чыназалар. Безнең авыл дәверендә күпме булганнар икән? Күпме авылдаш мәетләрне озатканнар икән каберлекларга шул чыназаларга куеп? ...Иксез-чиксез....

Мин белгәнле бирле, бүгенгесе 3 нче чыназа. Бүгенгесе, алюминий материалыннан гына эшләнгән булса да, барыбер- авыр, ә мәетне чыназага куйгач, 10 кешегә дә кул өстендә мәетне итәргә- тагын да авыррак.

 

Бүгенгесе, Аллага шөкер, авылдашлар арасында бар дөньяны тирәнрәк уйлап, авыл һәм авылдашлар турында кайгыртучылар. Шуларның берсе –Хасянов Рушан Мясум улы.

Үткән айларны язган идем инде, ничек ул “мәет юындыра торган тактаны” авылга эшләп җибәрде. Ә бүгенгесе ул бигрәк җиңел материалдан ЯҢА ЧЫНАЗА эшләде.

 

Дөресен әйткәндә, үзенең куллары белән эшләнгән чыназаның беренче  варианты Рушанга охшап җитмәгән икән. Күп хезмәт куелган булса да, ул яңадан, тагын расходланып, җиңел материаллар алып, кыш-яз буе шул эшләр белән шөгелләнде. Үз куллап эшләп чыгарды уңайлы икенче вариантын.

  Булдым март аенда мин дә аның дачасында, мастерскаясында. Булачак чыназа миңа бик ошады. Ә хәзер инде эшләп беткәч, чыназа җибәрелде авылга Бедретдинов Шамиль Якуб улы машинасында.

Чыназаның фотографиясын сайтка кую, яисә Рушанның расходларын күрсәтеп язу, дөрес булмас инде диеп уйлыйм. Беләм, расходлары аз гына түгел. Ә аның үз куллары белән куелган хезмәтенә нинди бәя бирергә-үзегез уйлагыз инде.

 

Рехмет шулай ук Азизов Тимурга, кайсысы үзенең хезмәт урныннан, администрациядән рөхсәт сорап, ярдәм итте  юнерәк хакка материаллар алып битергә. Тимур -ул Гафаров Абдрахман аскайның кызы Оркия малае була. Рехмет Тимурга да зур ярдәме өчен.

 

Шундый файдалы эшләр төрле фикерләр китереп чыгара. Мәсәлән, бүгенгесе, авылыбызның  авыр тормыш көннәре вакытында, шундый тырыш егетләргә генә була таянырга. Шуларга була гына авылыбыз сакланып тора диеп уйлыйм. Бәлкем  Җир йөзендә кешелек дөньясы да  шундый файдалы эшләр һәм юмартлык аркасында гына  сакланып  тора.

 

   Чыннан да,  дөньяда була яшәргә төрлечә. Нинди берәү авылдаш ничек яши,- барда  күренеп тора. Авылдаш кына түгел, ә гаилә. Гаилә дигәннән, шул ук Хасянов Мясум аскай гаиләсен алыйк. Бүгенгесе, мин ул гаиләне  Ходай юлыннан баручылар” диеп әйтер идем. Мясум абзый һәр җомга көн саен каберлекларга менеп, мәетләребезгә катемнар укып йөри. Уразаларын тота. Аның бабасының атасы да - Сяубан бабай –азанчы булган. ( Сяубан-Давлетбай-Хасян-Мясум- Рушан). Шул ук гаиләдән чыккан Шикай бабай да (дөрем  исеме  Шайхатдяр була күрәсен)  элек дини укымышлы кеше булган.

 Айниҗан апа да хатын-кызлар мәҗлесендә “мулла” урнында, авылдашлар арасында хөрмәте бар. Намаз, уразаларын алып бара. Кабул булсын барча гыйбадәтләрегез.Амин.

 

Бу дөньялыкта ук инде үземнең исемемнән  Хасянов Рушанга рәхмәтемне мин дә әйтим. Ходаебыз аңа һәм гаиләсенә саулык, тынычлык, бәхет, бетмәслек ризыклар бирсен. Амин. Үлем вакытыбыз җиткәч, шул җиңел  чыназа эченә куйсыннар иде, безләрне мәңгелек йортыбызга балаларыбыз, оныкларыбыз, авылдашлар үз куллары өстендә җиткерсеннәр иде. Амин.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

19.12.11. (новое)

 

 

№8. Побладгодарим Османова Раиса Диян улын за то , что он  подарил для нашей мечети 2 новых  бензопилы, несколько цепей, масла, несколько топоров. Но дело ещё в том, чтобы при каждой возможности каждый из нас проявил желание поработать ими во благо всех односельчан. Бик ошанып калам, арабызда лодырьлар булмасын иде.

 

№9. Поблагодарим Османова Раиса Диян улын, Арифуллина Фаила Харис улын, Невретдинова Зяки Алимжан улын за то, что они втроем сложились и купили противопожарную машину(б/у). Невретдинов Зяки на своем хозяйстве довёл её до соответствующего рабочего состояния.

Ходай пожарлардан сакласын идемин. Егетләребезгә зур рехмет.

Но есть одно пожелание. Ответственный по противопожарным делам должен обязать или поручить одному серъезному односельчанину эту машину, и  должна быть постоянная ответственность и готовность, распределение функции. Иначе не будет пользы от этой машины.

 

 

 

 

 

№10. С 5 по 17 декабря был в селе. Радует очищенные от снега центральная дорога и некоторые переулки.И не только. Очищена довольно большая площадь перед центральными воротами кладбища для парковки машин, но и по территории кладбища можно было  свободно проехать на машине. Это и есть проявление заботы о людях со стороны администрации села.

 

№11. В будущем, в целях  сохранения чистоты села, весенне-летний период намечается постановка боьших контейнеров для сбора мусора  в 4-5 местах по длине села.

Всё так и должно быть.

 

 

 

Бүгенгесе, барыгызга да исәнлек, саулык, тынычлык!Амин.

 

М.Максут.

 

 

 

 

Авылыбыз һәм авылдашларның тормышына  ярдәм  күрсәтү-барыбызның да бурычы. Шулай ук  башка эшләрдә бар алында.Бердәмлек булмаганга, алар эшләнми тора.

Шуннан чыгып уйлата да, әйтерсен кемгә дә берни кирәкми шикелле.  Эш бит байлыкта түгел, ә кешелекле, ярдәмле булуда. Берәүнең байлыгы булса-ул үзенә генә кирәк, ә өстәге кебек, 4 ел эчендә  язылган эшләр-барыбыз өчен дә.

 

М.Максут.

18.0111ел.

 

Нажмите Опрос

Нажмите  Гостевая по разделу

 

 

на главную страницу, нажмите:  Mmmm20021961.narod.ru

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сайт управляется системой uCoz